
Пикетны уздыру өчен хакимияттән рөхсәт алынган. Чараны оештыручы Наил Нәбиуллин белдергәнчә, пикетчылар мөселманнарны кулга алуга, тентүгә каршылык күрсәтә. Шулай ук кулга алынучыларны иреккә чыгаруны таләп итә.
Татарстан мөфтие Илдус Фәизнең машинасы шартлатылгач һәм Вәлиулла Якупов үтерелгәч, мөселманнарны кулга алулар башланды. Төрле мәгълүматларга караганда, хәзер 400 ләп кеше кулга алынган.
Шулай ук "Азатлык" берлеге вәкилләре кулга алуларга каршы бер кешелек пикетлар оештыра башлады.
Тимер Сәгыйтов