
28 майда, Россия ислам университетында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте социаль доктринага багышланган "түгәрәк өстәл" уздырды. "Түгәрәк өстәл"дә динара мөнәсәбәтләр буенча белгечләр, фән эшлеклеләре, дин әһелләре, теологлар һәм башкалар катнашты.
Белгәнебезчә, 2013 елның 22 октябрендә Уфада Россия Президенты В. Путин үзәкләштерелгән эре дини оешмалар лидерлары белән очрашканда радикал идеологиягә каршы яңа социаль ислам юнәлешен кертү мөһимлеге турында әйтте. Әлеге очрашу нәтиҗәсе буларак, 2013 елның декабрендә Ислам фәне, мәдәнияте һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды директоры урынбасары В.А. Полосин җитәкчелегендәге эшче төркем төзелде. Эшче төркем Россия мөселманнары социаль доктринасы проектының эш вариантын әзерләде.
РИУда уздырылган "түгәрәк өстәл"дә сүз менә шул докторина хакында барды.
"Түгәрәк өстәл" эшендә ТҖ МДН рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин, мөфтинең урынбасарлары, дин белгечләре һәм башкалар катнашты. Сөйләшүне мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров алып барды.
Татарстан мөфтие үзенең чыгышында доктринаның бик ачык һәм аңлаешлы язылуы хакында әйтте. “Бу доктрина күптән түгел Ингушетиядә тәкъдим ителде. Бүгенге көндә мөселманнарның төрле мәсьәләләргә карашын күрсәтү мөһим. Әйтик, без кулланышка кереп киткән төрле дини атамаларга ничек карыйбыз, күршеләребезгә, башка дин вәкилләренә мөнәсәбәтебез нинди? Бу сораулар күпләрне кызыксындыра. Шуңа күрә дә доктрина кабул итүгә ихтыяҗ бар”, - диде.
Очрашуда яңгыраган барлык тәкъдимнәр доктринаны әзерләүче эшче төркем җитәкчесе Ислам фәне, мәдәнияте һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды директоры урынбасары В.А. Полосинга җиткерелде дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.