Татарстан мөфтиятенә Мәскәүдән кунаклар килде

Кичә Татарстан мөфтиятенә Мәскәүдән кунаклар килде.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 27

Кичә Татарстан мөфтиятенә Мәскәүдән кунаклар килде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Президентының Дини оешмалар белән эшләү буенча департаменты җитәкчесе Евгений Еремин, аның урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры Александр Жданов белән очрашты.

Сөйләшүдә шулай ук Татарстан Президентының Дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гатауллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, мөфтинең фән һәм мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТҖ МДН Аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты.

Очрашуда сүз агымдагы дини эшләр хакында барды. Фонд белән алга таба хезмәттәшлек итүгә планнар корылды.

Мөфти хәзрәтләре бүгенге көндә татар халкының дини, тарихи һәм мәдәни мирасын саклауда Татарстан җитәкчелегенең зур ярдәм күрсәтүен билгеләп узды. 2015 ел мөфтият тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” буларак уздырылуы хакында сөйләде.

Фикер алышудан соң ТҖ МДН Аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин кунакларны “Хузур” нәшрият йорты белән таныштырды. Аларга нәшрият йорты интернет-проектлары, китаплары хакында аңлатма бирде, дип хәбәр итә ТҖ МДН матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе