
Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Сәфәрен мөфти район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашудан башлады. Әлеге очрашуда, шулай ук Балтач районы имам-хатыйбы, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты.
Камил хәзрәт җирлек җитәкчесенә дини эшләрне алып баруда теләктәшлек белдергәне өчен рәхмәтен белдерде. Балтачта яңа төзелгән “Ислам нуры” мәчетен ачу зур эш булуын билгеләп узды. Әлеге мәчет 8 апрельдә район үзәгендә өченче иман йорты булып ачылды.
Район башлыгы белән очрашудан соң, мөфти хәзрәтләре Балтач мәдрәсәсендә гыйлем алучыларның чыгарылыш кичәсендә катнашты. Биредә ул дини гыйлем алуның зур мәртәбә булуын билгеләп узды һәм барлыгы 43 шәкерткә дини гыйлем үзләштерүләре хакында дипломнар тапшырды, дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.