
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең дин эшләре идарәсе җитәкчесе Мехмет Гермез белән очрашты. Әлеге очрашу Әнкарада мөфтинең Төркиягә эшлекле сәфәре кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Төрле ил дин әһелләре фән, мәгариф, нәшрият өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү хакында сөйләштеләр. Төгәлрәк әйткәндә, сүз рухи мирасны өйрәнүгә кагылышлы уртак проектлар эшләү, Коръәннең “Казан басмасы”н чыгару турында барды. Изге китапның яңа нөсхәсе ТР МДН соравы буенча танылган каллиграф Мөхсин Демирел тарафыннан нәсх стилендә эшләнде.
Очрашу нәтиҗәсендә, Иске китапларны һәм кулъязмаларны өйрәнү үзәге булдырырга кирәк дигән фикергә киленде. Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта дөньяның төрле илләрендә, бигрәк тә Төркия китапханәләрендә татар галимнәренең меңләгән хезмәтләре саклана. Һәм аларның күбесе хәзерге заман теленә күчерелмәгән. Шунысы да билгеле: кайбер китаплар берәр данәдә генә сакланып калган. Үзәк оештыру менә шушы рухи байлыкны халкыбызга кайтару юлында чираттагы бер күркәм адым булыр идее, дип саный сөйләшүдә катнашучылар.
Мөфти хәзрәтләре профессор Мехмет Гермезны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырып, аңар республикадагы дини вазгыять һәм мөфтият хакында төшерелгән фильмны тәкъдим итте. Әлеге фильм татар, рус, инглиз, төрек телләрендә эшләнгән иде. Шулай ук мөфти Камил хәзрәт нәзарәтнең алдагы елларга ниятләгән эшләре белән таныштырды.
Мехмет Гермез мөфтигә һәм республиканың дини делегациясенә мөфтият эшчәнлеге белән таныштырганнары өчен рәхмәт әйтеп, Төркиянең Дини эшләр идарәсе белән Татарстан мөфтияте арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек алып баруга өмет белдерде. Әлеге хезмәттәшлек безнең илләр арасында элемтәләрне ныгыту да булып тора.
Мехмет әфәнде үзе дә татар дин галимнәренең хезмәтләрен өйрәнә, хәтта ул татар дин белгече-фәлсәфәче, публицист, Муса Бигиевка багышланган докторлык диссертациясе яклаган. Очрашу барышында да Камил хәзрәт белән XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башы татар дин белгечләренең роле һәм әһәмияте турында сүз алып барды.
Камил хәзрәт, Төркиянең дин эшләре җитәкчесенә хөрмәт-ихтирамын белдереп, ике сирәк очрый торган китап - татар халкының мәшһүр фикер иясе һәм дин белгече Габденнасыйр әл Курсави хезмәтләрен бүләк итте.
Дин эшләре идарәсе белән очрашудан тыш, мөфти Камил хәзрәт Татарстан мөфтияте эшчәнлеге турында «Диянет ТВ» телеканалының мәгълүмати тапшыруында сөйләде. Тапшыруда мөфти республикабыз мөселманнарының мәгариф өлкәсендәге, социаль юнәлештәге эшләре, республикабыздагы динара мөнәсәбәтләр хакында төрек телендә җиткерде дип хәбәр итте "Татар-информ".