Татарстан мөфтие Төмән өлкәсе татарлары конгрессының башкарма комитет рәисе Ринат Насыйров белән очрашты

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Төмән өлкәсе татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе һәм өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Хәмзә улы Насыйров белән очрашты.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 18

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Төмән өлкәсе татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе һәм өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Хәмзә улы Насыйров белән очрашты.

Ринат Хәмзә улы мөфтигә Төмәндә яшәүче мөселманнар хакында сөйләде. Шулай ук ул Камил хәзрәтне өлкәнең татар конгрессы, мөселман эшкуарлары эшчәнлеге белән таныштырды.

Камил хәзрәт, үз чиратында, Татарстан һәм Төмән төбәгендә яшәүче мөселманнар арасында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү, милләттәшләребез белән элемтәләрне ныгыту мөһимлеген ассызыклады.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе