
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Швецариядә БМО сессиясенә килгән төрле оешма вәкилләре белән очрашты.
Шундый очрашуларның берсе, Европа һәм Төньяк Американың «Gabooye» дини азчылыкны тәшкил итүчеләр оешмасының баш киңәшчесе, Сомалиленд короле Әхмәт Иман Варсам белән булды. Сөйләшү барышында ике як та бер-берсенә үз илләрендәге мөселманнар өммәте хакында сөйләде. Чит ил вәкиле Европада һәм Америкадагы ислам үзәкләренең эшчәнлеге белән таныштырды.
Белгәнебезчә, бу көннәрдә Берләшкән милләтләр оешмасының дини һәм милли азчылыкка бәйле сораулар буенча форумы җиденче сессия уздыра. БМО форумы утырышында Россия делегациясе составында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша.
Утырышта сүз аз санлы милләтләрне һәм диннәрне саклау мәсьәләләре турында бара. Шулай ук милләтләргә һәм диннәргә карата көч куллану, аларның хокукларын кысу очракларын туктатып калу ысуллары тикшерелә дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.