ТАТАРСТАН МӨФТИЕ РЕСПУБЛИКАНЫҢ ДИНИ УКУ ЙОРТЛАРЫ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ БЕЛӘН КИҢӘШМӘ ҮТКӘРДЕ

Татарстан мөфтие, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың дини уку йортлары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

БӘЙЛЕ
2015 Июн 05

Татарстан мөфтие, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың дини уку йортлары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Очрашу барышында белем бирү йортлары җитәкчеләре 2014-2015 уку елына йомгак ясады һәм гомуми вазгыять белән таныштырды. Аерым алганда, чыгарылышларны эшкә урнаштыру, уку процессын оештыру, яңа кадрларны әзерләү сыйфаты һәм укыту шартларын яхшырту мәсьәләләре күтәрелде.

Шуны да билгеләп үтик: киңәшмәдә мөселман уку йортларында яңа укыту стандартларын кертү турында да сүз барды, кадрларга һәм укыту-методик тәэмин ителешкә бәйле сораулар каралды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин расланган программалар буенча белем бирүнең мөһимлеген ассызыклады һәм шәкертләр белән тәрбияви эшчәнлекне көчәйтергә кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе