Татарстан мөфтие остазларны искә алу чарасында катнашты

Ислам динен кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә әһелләренең (аның мөгаллимнәренең, шәкертләренең, бу уку йортын бетереп имамчылык итүчеләрнең) күркәм гадәте бар: ел саен 2 май көнне Яңа бистәдәге татар зиратында, кунаклар чакырып, остазларны искә алалар.

БӘЙЛЕ
2016 Май 04

Ислам динен кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә әһелләренең (аның мөгаллимнәренең, шәкертләренең, бу уку йортын бетереп имамчылык итүчеләрнең) күркәм гадәте бар: ел саен 2 май көнне Яңа бистәдәге татар зиратында, кунаклар чакырып, остазларны искә алалар.

2005 елдан бирле ел саен үткәрелә торган чара инде Казан, Татарстан буенча гына түгел, инде бөтен татарлар яшәгән төбәкләрдә танылды. Шуның өчен быел да Татарстанның, РФнең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, милләт зыялылары килде. Быелгы чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ханты-Манси автоном округының мөфтие, төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Таһир хәзрәт Саматов, Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Чуваш Республикасы Диния нәзарәте рәисе Мәнсур Хайбуллов, Татарстаннның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья Татар конгрессының Казан оешмасы рәисе Фәрит Мифтахов, күренекле имамнар, татар зыялылары, журналистлар, мөгаллимнәр, шәкертләр катнашты.

Габделхак хәзрәт Саматов, Габделхак хәзрәт Каюмов, Гарифулла хәзрәт Гайнуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Әхмәтһади Максуди, Галимҗан һәм Салихҗан Барудилар, Габделхәбир хәзрәт Яруллин һәм башка күркәм затлар баш очларында Коръән аятьләре укып, дога кылып мәшһүр бабаларыбызның рухлары алдында баш идек бүген.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләрнең кабере янында тукталып, аның рухына дога кылды. Киләчәктә Мәрҗани мирасын тагын да киңрәк колач белән өйрәнергә кирәклегенә басым ясады. Казан (Идел буе) федераль университетында саклана торган библиографик характердагы хезмәт - «Вафийәт әл-әслаф...» кулъязмасын телгә алды. Әл-Әзһар университетында Мәрҗани әзерләгән китаплар буенча дәрес бирелүен әйтеп узды.

Татарстан мөфтиятендә дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин каберенә җиткәч, аның хакында белешмә мәгълүмат бирде һәм дога кылды. Нияз хәзрәт быел 16 нчы майда Нурлат төбәгендә Әхмәдзәки хәзрәткә багышлап конференция оештырылачагы турында әйтте һәм бүгенге яшьләрнең чит ил галимнәрен белгәндә үзебезнең бөек дин әһелләрен белмәүләренә борчылуын җиткерде.

Бу юлы искә алырга килүчеләр – чараны оештыручылар һәм кунаклар – дин әһелләре һәм зыялылар яд итүне Габделхак Саматов каберендә дога кылып тәмамладылар. Мәрҗани мәчете имамы, ТР Диния нәзарәтенең Баш казые булып торганда ихласлыгы, риясызлыгы, дин юлындагы фидакарьлеге белән танылды диеп фикер уртаклаштылар.

Шулай ук бүген күренекле татар зыялыларын да искә алдык. Габдулла Тукай, Туфан ага Миңнуллин, Шамил ага Зиннуров, Миркасыйм ага Госманов каберләре янында тукталып аларны җылы итеп искә төшердек.

Остазларны искә алу чарасы табын артында дәвам итте. Анда остазларга багышлап Корән укыдылар, матур хатирәләр сөйләделәр, мөнәҗәт әйттеләр. Аллаһы вә Сөбханәкә Тәгалә остазларыбызның, күренекле имамнарыбызның барчасына да, күрсәткән фидакарьлекләре, күргән авырлыклары вә газаплары өчен, җәннәт нигъмәтләрен бирсә иде дип дога кылдылар.

Татарстан мөфтие фикеренчә, мәрхүмнәрнең рухына зиратка барып дога кылу яхшы традиция. Доганы планетаның кай почмагында кылсаң да дөрес. Әмма зиратка бару күркәмрәк. Син аңа кунакка киләсең. Үлгән кеше үзенә кем килгәнен белә, аны ишетә. Алар безнең динебезгә хезмәт иткәннәр.

- Без Аллаhыдан аларның гамәлләре савап гамәлләр булып язылсын, дөньялыкта кылган гөнаhларын гафу итүен сорыйбыз - дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин җыелган кунакларга.

Ильяс хәзрәт Җиһаншин җыелган кунакларны алдагы планнар белән таныштырды. Ул сәвит чорында эшләгән имамнар, мөгаллимнәргә багышланган белешмә китабы чыгарырга ният бар дип, шул мәсьәлә турында фикер уртаклашты. Ильяс хәзрәт мәҗлес ахырында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга Мөхәммәд әл-Ходәриның 1917 елгы революциягә кадәр дөнья күргән "Нур әл-йакыйн" китабының гарәп телендәге нөсхәсен бүләк итте.

Хәтер чарасы бик матур узды. Барлык катнашучылар да зур канәгатьлек хисе белән таралышты дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе