Татарстан мөфтие Мәскәүдә уздырылган кофессияара футбол уенында катнашты

6 сентябрьдә Мәскәүдә төрле дин вәкилләре катнашында футбол ярышы уздырылды.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 07

6 сентябрьдә Мәскәүдә төрле дин вәкилләре катнашында футбол ярышы уздырылды. Мөселманнар, православиелеләр, яһүдиләр, буддистлар ике командага бүленеп уйнады.

Футбол уеннарын Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия үзәге мөфтияте белән берлектә оештырды. Чара Мәскәүнең 868 еллыгы уңаеннан, "Тату Россия - көчле ил" шигаре астында үткәрелде. Уен уртак нәтиҗәгә (3:3) төгәлләнде.

Футбол уеннарында ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка дини, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Татарстан мөфтие Мәскәү һәм Россиянең үзәк төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты һәм хезмәттәшлек хакында сөйләште.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе