
Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә Россия Президенты админстрациясендә Грозный шәһәрендә уздырылачак Россиякүләм дини конференцияне оештыруга кагылышлы киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә дин әһелләре, дәүләт эшеклеләре - Чечня мөфтие Сәләх Межиев, Чечен Республикасы башлыгының киңәшчесе Адәм Шаһидов, РФ Президентының эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән эшләү департаменты җитәкчесе Е.В.Еремин, аның урынбасары А.Р.Фәйзуллин һәм башкалар конференциягә кагылышлы төрле сораулар буенча фикерләштеләр. Мәсәлән, традицион ислам кыйммәтләрен җиткерүче китаплар, экстремизм идеяләрен таратучылар турында сөйләштеләр.
Әлеге чараны 2016 елның август аенда уздыру көтелә. Конференция кысаларында фетнә чыгаручы китаплар һәм авторлар исемлеге төзеләчәк. Шулай ук үзара киңәшеп-килешеп дәүләт җитәкчеләренә экстремизмны тыючы норматив документлар кабул итүне сораган мөрәҗәгать кабул ителер дип көтелә.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте