Очрашуда шулай ук Төркия Республикасы консулы Әхмәт Акынты, Төркия илчелегенең Россиядәге дин эшләре буенча Киңәшчесе Фәхри Саглык, Коръәнхафизлар катнашты.
Делегация катнашучылары ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштылар, шулай ук "Кол Шәриф”, "Мәрҗани”, "Апанай” мәчетләрендә һәм Казан Ислам көллиятендә булдылар дип хәбәр итте "Думрт.ру".