Татарстан һәм Истанбул мөфтиләре “Сөләймәния” мәчетендә намаз укыдылар. Әлеге иман йорты белән мәчетнең имамы таныштырды.
Камил хәзрәт 20 августта шулай ук Имамнарны әзерләүче халыкара үзәктә булды һәм биредә үзәк директоры Мостафа Учунҗу белән очрашты. Үзәккә шәкертләр 80нән артык илдән җыелган. Алар арасында Россиядән (Дагыстан, Ингушетия, Кабарда-Балкария) килүчеләр дә бар. Бер сыйныфта 15 укучы. Чит илләрдән күп очракта бирегә гыйлем тупларга тугызынчы сыйныфны тәмамлагач та киләләр. Татарстан мөфтие мөгаллимнәр эшчәнлеге, белем бирү урынының матди-техник тәэмин ителеше һәм укыту программалары белән танышты.
Төркиянең "Фатыйх" мәчетендә Камил хәзрәт Истанбулның Коръән укучыларның тавышын көйләүче төп белгеч Али Риза хуҗа белән әңгәмә корды.
"Шәехзадә" мәчетендә исә биредәге имам, икенде намазын укырга Татарстан мөфтие килүе хакында белгәч, намазны аңа алып барырга тәкъдим итте. Камил хәзрәт, кунак буларак аларга үзенең ихтирамын һәм хөрмәтен белдереп, бу тәкъдимнән баш тартты. Мәчеттә бу вакытта туристлар күп иде. Намаздан соң Гыйрактан килгән кунаклар татарстанлылар белән кызыксындылар. Берсе, Камил хәзрәткә хөрмәтен белдереп, хәтта үзенең китабын бүләк итте, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"