
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин диния нәзарәтендә Күвәйтнең Ислам фәннәре җәмгыяте (KSIS) директоры шәех Хамад Әс-Синан белән очрашты. Шәех Казанга “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләренә лекция укырга килде.
Камил хәзрәт кунакны нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды, “Казан басмасы”ның нәшер итүгә әзерләнә торган яңа нөсхәсе хакында сөйләде.
Шәех Хамад Әс-Синан Күвәйттә Коръән фәннәре һәм Изге Китапны дөрес уку буенча конкурсны оештыру комитеты рәисе, Германиядә хәләл оешмасы эшчәнлегенә күзәтчелек агентлыгы идарәсе, Индонезиядәге халыкара ислам фәннәре үзәге әгъзасы, Күвәйтнең Вакыф һәм Ислам эшләре буенча министрлык дәгъватчысы, мәчет имамы булып тора. Шулай ук Күвәйт дәүләт радио һәм телеканалларында программалар алып бару белән дә мәшгуль дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.