Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Когалымавиа” компаниясе А-321 самолетының Мисырда һәлакәткә очравы уңаеннан кайганәмәсе
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Синай ярымутравында коточкыч авиаһәлакәттә 224 кешенең, шул исәптән 17 баланың гомере өзелде.
Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән Шарм-әл-Шәех шәһәреннән Санкт-Петербургка очучы А-321 самолетының Мисырда авиаһәлакәткә очравы нәтиҗәсендә мәрхүм булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Раббыбыздан югалту кайгысын күтәрергә ныклык, сабырлык сорыйм. Балаларын, газиз кешеләрен югалтканнарга авыр сынауларны, зур хәсрәтләрне күтәрергә Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде!
Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.
Диния нәзарәте сайтыннан алынды.