
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим
Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!
Мөхтәрәм мөселманнар!
Һиҗри календаре буенча беренче ай – Мөхәррәм мөселманнар өчен мөбарәк айлардан санала. Гашурә мөхәррәм аеның 10 нчы көненә, ә милади календарь буенча быел 23 октябрьгә туры килә. Гашурә көне мөкатдәс Мөхәррәм аеның олы бер көне.
Аллаһ Тәгалә бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәламне яралткан. Шушы көндә бик күп пәйгамбәрләр төрле золымнардан котылган. Болардан башка да бу көнне бик күп изге гамәлләр кылынуы турында риваятьләр сөйләнә. Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең бу көн хакында хәдисләре бар.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнән: “Мөхәррәм аеның Гашурә көнендә ураза тотсаң, нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: “Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән.
Барча мөселман кардәшләремне бу көнне Коръән сүрәләре, салаватлар укырга, сабыйларны, якыннарыбызны сөендерергә, сәдакаләр өләшергә, мәрхүмнәр рухына догалар кылырга, саваплы гамәлләр эшләргә чакырам. Бер кеше бу көндә бер изге гамәл кылса, ул кемсәгә Аллаһ Тәгалә бик күп саваплар бирер. Гашурә көнендә бирелгән тузан бөртеге кадәр сәдака өчен дә Раббыбыз Өхед тавы зурлыгында әҗер-саваплар бирергә вәгъдә иткән.
Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә илебезгә тынычлык, тотрыклылык бирсен, һәрбарчабызга нык һәм сабыр булып, динебез кушканнарны үтәп яшәргә язсын!
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин