
"Мәккәдән ерак түгел урында, Мина үзәнендә хаҗның иң төп гыйбадәтләрен башкарганда фаҗигале хәл булды. Этеш-төртелеш аркасында 700дән артык мөселман мәрхүм, 800ләп кеше зыян күрде. Татарстан мөселманнары исеменнән мәрхүмнәрнең туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашам һәм Аллаһы Тәгаләдән зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын сорыйм. Бөтен мөселман дөньясы аларга багышлап дога кыла.
Фаҗига Исламның бер өркәне булган - хаҗ кылу гыйбадәтен башкара торган вакытта килеп чыкты. Мәрхүм булучылар ихластан Аллаһыдан ризалык алырга һәм аңа якынаерга теләүчеләрдән, аның алдында бурычларын үтәргә омтылган дин кардәшләребез. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләдән, һәлак булучыларның гөнаһларын кичереп, аларны җәннәтле итсен дип телибез. Без - Аллаһыдан, һәм аңа кире кайтачакбыз!"
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте