
Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү һәм Россиянең үзәк төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Алар ике мөфтият арасында эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм яңа эш юнәлешләрен барлау буенча фикерләштеләр.
Очрашу кысаларында, мөфтиләр VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына әзерлек чаралары хакында киңәшләштеләр.
Очрашуда мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Кырым мөфтие урынбасары Әсадулла Баиров та катнашты дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.