Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Яңа 1437 ел белән котлады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөхәррәм ае һәм һиҗри буенча Яңа 1437 ел башлану уңаеннан, мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 14

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөхәррәм ае һәм һиҗри буенча Яңа 1437 ел башлану уңаеннан, мөселманнарга мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!
Мөхтәрәм мөселманнар!

14 октябрь көнне изге-шәрәф айга - мөхәррәм ае белән Яңа 1437 һиҗри елга керәбез.

Һиҗри ел исәбе 622 елдан, Аллаһның әмере буенча, сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәдинәгә күчкән вакытыннан башлап алып барыла. Мәдинә-әл-Мөнәввәрәдән иман, ислам һәм Коръән нуры бөтен дөньяга тарала. Яңа елның тәүге көнендә дөнья мөселманнары мәчетләргә җыела, гыйбадәт кылып, Коръән укыйлар, вәгазьләр сөйлиләр.

Мөхәррәм – изге ай. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә 4 айда (рәҗәб, зөлкагдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм) төрле бәхәсләрне, сугышларны, явызлык кылуларны тыйган. Коръәни-Кәримдә һәм хәдис-шәрифләрдә әлеге изге айның фазыйләтләренә зур урын бирелә.

Коръәни-Кәримдә болай дип әйтелгән: “Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яралткан көннән бирле, ул унике айдан тора, дүртесе сугыш хәрам булган айлар. Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золымлык кылмагыз” (“Тәүбә” сүрәсе, 36 нчы аять). Шулай ук Коръәндә язылган: “Аллаһ Кояшны яктылык чыганагы итеп кабызды, айны нурлы итеп яралтты, елларның санын вә хисабын белер өчен аңа (айга) фасыллар тәгаенләде. Аллаһ боларны хакыйкать өчен яралтты” (Юныс сүрәсе, 5 нче аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең “Рамазан аеннан соң ураза өчен иң хәерле ай – ул мөхәррәм ае”, дигән хәдисе бар. Икенче бер хәдисендә: “Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр”, ди.

Аллаһы Тәгалә Яңа елда күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезне, максатларыбызны тормышка ашырырга ярдәм итсә иде! Бар дөньяга тынычлык, иминлек язсын! Раббыбыз Татарстанга бәрәкәт бирсен, туган җиребездә традицион рухи кыйммәтләрне саклап, дин юлында зур уңышларга ирешергә язсын.

Аллаһы Тәгалә бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде!”
– диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе