ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН ГЫЙРАКТА УЗУЧЫ “ЯКЫН КӨНЧЫГЫШНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ ХАКЫНДА ФИКЕР АЛЫШУ” ФОРУМЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАДЫ

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Гыйракта узучы “Якын Көнчыгышның киләчәге хакында фикер алышу” форумында чыгыш ясады

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 04

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Гыйракта узучы “Якын Көнчыгышның киләчәге хакында фикер алышу” форумында чыгыш ясады
Бүген Гыйракның Көрдстан автоном регионы башкаласы Әрбил шәһәрендә “Якын Көнчыгышның киләчәге хакында фикер алышу” форумы ачылды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм РИУ проректоры Рөстәм Нургалеев катнаша.

Әлеге конференциянең төп максаты - Көрдстан, Гыйрак һәм халыкара җәмәгатьчелеккә икътисадый, иҗтимагый, сәяси проблемалар буенча фикер алышуны, үзара мөнәсәбәтләр коруны оештыру. Форумда галимнәр, сәясәтчеләр, дипломатлар, дин әһелләре Гыйрак, Көрдстан һәм бөтен Якын Көнчыгышка кагылышлы мөһим сораулар буенча сөйләшүләр алып баралар. Сөйләшүләр, нигездә, радикал агымнарга, качаклар белән бәйле проблемаларга, демографиягә, Гыйрак бөтенлеген саклауга кагыла.

Камил хәзрәт Сәмигуллин форум кысаларында чыгыш ясаганда Якын Көнчыгышның бөтендөнья цивилизациясе бишеге буларак мөһим роль уйнавын билгеләп узды. “Бу урында өч бөек дин: ислам, христиан, иудаизм барлыкка килгән. Бай рухи традицияләр Якын Көнчыгышның кабатланмас культурасын булдырган. Ләкин, кызганыч, хәзерге вакытта бу төбәктә кризис, куркыныч вакытлар күзәтелә, әлеге аяныч вәзгыять урнашуга социаль, икътисади, сәяси сәбәпләр бар. Без, традицион ислам конфликтларны юкка чыгаруда зур роль уйнавына ышанабыз. Соңгы елларда бу төбәктә традицион ислам үсешен түгел, ә радикал агымнарның таралуын күрәбез. Әлеге агымнарны бидгать дип атарга мөмкин”, -дип сөйләде Камил хәзрәт.

Форумның беренче көне “Киркукның киләчәге” исеме астында узса, икенче көндәге сөйләшүләрне “Халыкара гуманитар хокукларны куллану” шигаре белән үткәрергә ниятләнелгән. MERI форумы 5 ноябрьдә төгәлләнә. Әлеге өченче ел уздырылучы чара Көрдистан хөкемәтенең Meri аналитик үзәге тарафыннан оештырылды.

Диния нәзарәте сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе