Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чакыруына кушылып

Бүген Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның чакыруына җавап йөзеннән...

БӘЙЛЕ
2014 Сен 11

Бүген Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның чакыруына җавап йөзеннән, Сүрия Гарәп Республикасының вакыфлар һәм ислам эшләре министры Мөхәммәд Әссайд Абдусаттар һәм гарәп дөньясында танылган галим, шәех, доктор Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан Казанга килде. Хөрмәтле кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды һәм Казан буенча озатып йөрде. Яклар “Кол Шәриф” мәчетендә Сүрия һәм Татарстан ягы өчен файдалы булган килешү дә төзеделәр.

Сүриянең вакыфлар һәм ислам эшләре министры 1958 елда бу илнең Тартус каласында туган. 1980 елда ул Димәшкъ университетының Икътисад һәм сәүдә факультетын тәмамлаган. Аннары Мисырдагы “Әл-Әзһәр” университетының Коръән тәфсире буенча диплом ала. Соңрак ул магистратура тәмамлый һәм ислам тикшеренүләре буенча докторлык диссертациясен яклый.

Ул Тартус каласы мөфтие булып тора, аннары Тартусның Вакыфлар җитәкчесенә әйләнә. 2007 елдан хәзерге көнгә хәтле илнең вакыфлар министры вазифасын үти.
 

Доктор Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан исә 1949 елда Сүриянең Димәшкъ каласында дөньяга килә. 1971 елда Димәшкъ университетының шәригать факультетын, аннары 1975 елда гарәп теле дипломына ия була.

1993 елда Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан Бәйрут һәм Ливанда магистратура тәмамлый һәм шунда ук фикһ белгечлеге буенча диплом яклый. Ул 2002-2003 һәм 2005-2008 елларда ислам хокукы бүлеген җитәкли. Хәзерге көнгә кадәр Якын Көнчыгыш илләренең Галимнәр берлеге рәисе вазифасын башкара. Бүгенге көнгә кадәр Димәшъ университетының шәригать факультеты деканы булып тора.

Мөхәммәд Тәүфыйк әфәнде – шулай ук күп китаплар авторы.
Журналистлар вакыфлар министры доктор Мөхәммәд Әссайдка һәм шәех Мөхәммәд Тәүфыйкка күп сораулар бирделәр. Олуг кунаклар ул сорауларга зур сабырлык илә җавап бирделәр. Сүриялеләр Татарстан мөфтиенә китаплар һәм чапан бүләк иттеләр. Безнең мөфти дә җавапсыз калмады, әлбәттә. Ул олуг кунакларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җибәргән күркәм чапанны һәм түбәтәйне, “Хузур” нәшриятында басылган китапларны бүләк итте.

Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе