Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Мәскәүдә үткәрелүче дини мәгарифкә багышланган халыкара конференциядә катнаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә үткәрелүче Галимҗан Баруди исемендәге халыкара теологик фәнни-өйрәнү конференциясендә катнаша.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 30

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә үткәрелүче Галимҗан Баруди исемендәге халыкара теологик фәнни-өйрәнү конференциясендә катнаша. 29-31 октябрь көннәрендә сигезенче мәртәбә уздырылучы конференция «Коръән гуманизмы мөселман мәгарифе нигезе буларак” дип атала.

Дини-фәнни сөйләшү Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Халыкара мөселман форумы, М.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты, Казан федераль университеты, Казахстандагы “Нур –Мөбарәк” ислам мәдәнияте Мисыр университеты, Мәскәү ислам институты тарафыннан оештырылды.

Конференциягә Төркия, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Германия, Россия, Татарстан дин галимнәре, мөгаллимнәре җыелды. Татарстаннан шулай ук мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР МДН Аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнаша.

Дини мәгариф белгечләре уку йортларында дини һәм дөньяви дәресләрне укыту ысуллары хакында фикер алыша. Моннан тыш ислам мәгарифе экстремизмга һәм радикализмга каршы фактор буларак өйрәнелә. Конференция кысаларында төрле дини һәм дөньяви уку йортларының үзара тәҗрибә уртаклашуы да көтелә.

«Коръән гуманизмы мөселман мәгарифе нигезе буларак” конференциясе Россия ислам тәгълимате мәктәбен торгызу максатыннан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2005 елның 15 ноябрендә кабул ителгән “2005-2015 елларда дини (мөселман) мәгарифен үстерүгә ярдәм итүнең комплекслы программасы” кысаларында уздырыла. Бөек дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, җәдидчелекнең төп идеологы Галимҗан Барудига һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Бу хакта Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе