
Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Тюрингия ирекле дәүләте (Германия Федератив Республикасы) Премьер-министры Бодо Рамеловны Кол Шәриф мәчете, татарлар тарихы белән таныштырды.
Мәгълүм булганча, Премьер-министр Бодо Рамелов җитәкчелегендәге Тюрингия делегациясе Казанга “Татарстан-Тюрингия” икътисади форумында катнашу максаты белән килде. Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкләр арасында үзара хезмәттәшлеккә күрсәтелгән теләктәшлек өчен Тюрингия Премьер-министрына, Россия һәм Германия илләре җитәкчелегенә төбәкләр дәрәҗәсендә элемтәләр урнаштыруга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүмат буенча, нәзарәт рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә узган очрашу вакытында мөхтәрәм чит ил кунагына мөфтият эшчәнлеге хакында сөйләде. Традицион ислам кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән проектлар һәм татар халкының тарихи сәхифәләре белән таныштырды. Бодо Рамелов исә республикадагы милләтара һәм дустанә мөнәсәбәтләргә соклануын һәм юнәлештәге тәҗрибә белән кызыксынуын белдерде дип хәбәр итте "Татар-информ".