
Чит илләрдәге дини уку йортларында белем алучы яшь мөселманнар Казанның “Тынычлык” мәчетенә Татарстан мөфтие белән очрашуга җыелдылар. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән аралашырга 25 шәкерт килгән иде. Алар җәйге ялларын туган җирләрендә уздыралар.
Әлеге чарада шулай ук мөфти урынбасары, РИУ ректоры, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин, нәзарәтнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, “ТР МДН Хаҗ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, Марокка галиме Абдрахим Ләкрим катнашты.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яшьләргә республиканың дини мәгариф өлкәсендәге яңалыклар турында сөйләде. Традицион ислам кыйммәтләрен торгызырга һәм гыйлемнәрен кирәкле, халык өчен файдалы юнәлештә кулланырга чакырды. Камил хәзрәт татар дини мирасын өйрәнү мөһимлегенә аеруча басым ясады. Татар дини мирасының ислам фәннәре буенча гыйлем чыганагы булуы хакында әйтте. Моннан тыш Камил хәзрәт яшьләрне Болгардагы “Ак мәчет”тә Коръән өйрәнергә чакырды. Биредә Коръән өйрәнү буенча яртыеллык курслар октябрьдә башланыр дип көтелә.
Мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин чит ил дини уку йортларында белем алган студентларның безнең җирлек мохитенә авыр ияләшүләре хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, чит илләрдә укып кайтучылар үз туган җирләренең тарихын, ватандашларының дини тәгълиматын бик аз беләләр. Бу гыйлем дә булса, аларга туган җирләрендә үз урыннарын табу, эшкә урнашу күпкә җиңелрәк. Рәфыйк хәзрәт шулай ук бүгенге көндә республикада мөселманнар өчен бик күп мөмкинлекләр, шартлар тудырылуына һәм төпле, акыллы гыйлемгә ия дин әһелләренең һәрвакыт кирәк булачагына игътибар юнәлтте.
Очрашу барышында шәкертләр күп сандагы сорауларын бирделәр, фикерләре белән уртаклаштылар. Шулай ук аларны мөселманнар өчен эшләнгән яңа социаль челтәр - «Ziyarat.ru» белән таныштырдылар. Социаль челтәрне эшләгәндә исламның барлык таләпләре искә алынган. Алга таба аның исеме дә үзгәрергә мөмкин.
Очрашуның бер өлеше футбол кырында узды. Яшьләр “Динамо” стадионында мөфти белән бергә футбол уйнадылар дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.