Татарстан мөфтие: "Бабаларыбыз бай мирас калдырган һәм алар халкыбызны гыйлем аша күтәргән"

5 мартта Ульяновск өлкәсендә “Бүгенге Россиядә мөселман яшьләре” дип аталган төбәкара форум үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 10

5 мартта Ульяновск өлкәсендә “Бүгенге Россиядә мөселман яшьләре” дип аталган төбәкара форум үткәрелде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге өлкәгә сәфәре кысаларында форумда катнашты. Шулай ук дини чарада нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова булды.

Форумга җирле хакимият һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Перьм, Самара, Марий-Эл һәм башка төбәк дин әһелләре, дини уку йортлары шәкертләре җыелды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт аларга мөрәҗәгать итеп, игътибарны ислам фәннәрен үзләштерүдә бабаларыбыз ирешкән уңышларга һәм аларның гыйлем туплау юлына юнәлтте. Мөфти Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) яшьтән тәкъва, белемле, иманлы булырга чакырган хәдисен искә төшерде һәм: “Без гомеребез бик кыска икәнне аңларга тиеш, ул бары өч көнлек кенә. Бабаларыбыз бай мирас калдырганнар, алар халкыбызны гыйлем аша күтәргәннәр. Без һәрвакыт һәм һәр нәрсәдә гыйлемгә таянырга тиешле”,- диде.

Форумның мәртәбәле кунаклары Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти шәйхел-ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, шулай ук шәех Габдеррәзәк Габдрахман Әс-Сәгъди һәм башкалар үзләренең үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр.

Иордания халыкара Ислам фәннәре университеты остазы – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең оныгы Хәсән (Аллаһ аннан разый булсын) аша Рәсүлебезнең нәсел җебен дәвам итүче шәех Габдеррәзәк Габдрахман Әс-Сәгъди Камил хәзрәтнең фикерләрен күәтләп, яшьләргә: “Сез үзегезнең бабаларыгыз кебек үк дини фәннәр өлкәсендә иң яхшылардан булырга тиешле. Йөрәкләрегез гыйлем белән тулганда, анда зыян сала торган әйберләргә урын калмас. Иң мөһим белем ул – Коръәнне һәм Пәйгамбәребез сөннәтен дөрес аңлау”, - диде. Аннары дин белгече яшьләрнең күп санлы сорауларына җавап бирде. Камил хәзрәт, үз чиратында, аңар яшьләрне борчыган актуаль сорауларга җаваплардан торган махсус китап чыгарырга тәкъдим итте.

Шәех февраль азагыннан башлап, Болгарда Россиянең 30га якын имамы белем күтәрә торган алты айлык курсларда фикъһ, гакыйда һәм гарәп теле фәннәрен укыта. Алты айлык курслар Болгарда үткәрелгән “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында ачылды. Әлеге укулар- Болгар ислам академиясе эшчәнлегенең башлангычы.

Форумга җыелган яшьләрнең сораулары күп төрле булды . Алар Сүриядәге вәзгыять белән дә кызыксындылар, Болгар ислам академиясе турында да сорадылар, дини фәннәр буенча да сораулар бирделәр.

Әлеге бик кызыклы һәм җанлы сөйләшүдән соң Камил хәзрәт форумның башка кунаклары белән бергә Ульяновск шәһәренең үзәк мәчетендә өйлә намазын укыды, биредә мәхәллә халкы белән аралашты. Шулай ук кайбер дини сорауларны да аңлатып узды.
ТҖ МДНнең матбугат хезмәтеннән алынды


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе