2013 Ноя 18
Казандагы фаҗигале хәлгә бәйле рәвештә, бүген иртәнге сәгать унда башкаланың "Әл-Мәрҗани" мәчетендә Коръән-хәтем кылу башланды. Ике сәгать дәвамында Коръән-хафизлар, имамнар мәрхүмнәр рухына багышлап, Изге китапны тулысынча укып чыгачаклар.
Өйлә намазыннан соң сәгать бер тулып егерме минутта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин авиаһәлакәттә гомерләре өзелгәннәр рухына багышлап, мәчеттә дога кылачак, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"