Татарстан халыкның хәйрия активлыгы буенча Россия төбәкләре унлыгына кергән

Татарстан Республикасы Россия төбәкләренең хәйрия рейтингына кергән, шулай итеп, республика 8 нче урынны били.

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 12

Татарстан Республикасы Россия төбәкләренең хәйрия рейтингына кергән, шулай итеп, республика 8 нче урынны били. Россия ярдәм фонды заказы буенча үткәрелгән социология тикшеренүләре нәтиҗәләре шундый.

Ел дәвамында 56,7 процент татарстанлы бер генә тапкыр булса да, хәйриячелеккә акча күчергән.

Хәйриячеләр саны буенча Дагыстан Республикасы (62,3 процент) лидерлык итә, икенче урында – Сарытау өлкәсе (60,8), өченче – Башкортстан Республикасы (59,4).
Татарстан акчалата ярдәм итүдә катнашу буенча төбәкләр рейтингында 7 нче урынны били.

Республиканың эре шәһәрләрендә яшәүчеләрнең 53,4 проценты елга бер тапкыр булса да акчалата ярдәм күрсәткән. Әмма Татарстан волонтерлар хәрәкәтенә җәлеп итү буенча лидерлар унлыгына кермәгән, ә менә республика таныш булмаган кешеләргә ярдәм итү буенча 9 нчы урында дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе