Татарстан халкы күренекле артист Хәлил Мәхмүтов белән бәхилләште

Хәлил Мәхмүтов башкарган санап бетергесез рольләр алар халык хәтереннән югалырлык түгел...

БӘЙЛЕ
2012 Сен 30
Татарстан кичә үзенең халык артисты Хәлил Мәхмүтов белән бәхилләште.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесына сыеша алмаган халык бүген иртән сабыр гына чиратын көтеп, актер Хәлил Мәхмүтов иҗаты, исән чагында булган очрашу вакыйгалары һәм аның гаиләсе турында сөйләште, Аны югалту кайгысына гомерлек дусты, җәмәгате һәм хезмәттәше Исламия ханым ничек түзәр, дип кайгырды.

Татарстан Республикасы Президенты, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән кайгы уртаклашу, мәрхүм белән бәхилләшү сүзе белән чыккан ТР Парламенты Рәисе урынбасары Римма Ратникова фикерен Хәлил Мәхмүтовның тормыш сукмакларын барлаудан башлап, балачак еллары сугыш һәм үсмер чаклары аннан соңгы авыр елларга туры килгән, төзүчеләр бригадиры булып хезмәт юлыннан барган яшь егетне табигый сәләте Казанга театр училищесына җиткергән, диде. Иҗат юлына юл ярган актерның казанышларын, төп рольләрен барлагач, мәхәббәттә яшәгән гомер юлдашы Исламия ханымга, Сезгә, һичшиксез, хәзер гаять авыр, Сез үрнәк пар канатлар булып яшәдегез, театрга, татар мәдәниятенә гаиләгез белән хезмәт иттегез, Тинчурин театры күчмә театр булган заманнарда татарлар яшәгән күп шәһәрләрдә һәм авылларда мәдәният нуры сиптегез, дип рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Хәлил Зәки улы Мәхмүтов узган гасырның 70 нче елларында Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап, театр училищесында студентларга белем бирә, аларның остазы була. Хәлил Мәхмүтов башкарган санап бетергесез рольләр алар халык хәтереннән югалырлык түгел: хәтер яши икән, димәк, - ул да безнең белән бергә, диде Р.Ратникова.

Кеше үлә икән, ул үзе белән беренче мәхәббәтен, беренче хисләрен алып китә, әмма күп санлы рольләрен йөрәге аша үткәргән һәр артист һәрбер образны үз йөрәгендә яшәтә. Хәлил Мәхмүтов - 100 роль уйнаган, үз гомерендә 100 гомер яшәгән олы кеше, зур талант иде. ТР Театр эшлеклеләре берлеге идарәсе әгъзасы Эдуард Трескин әнә шундый фикер белән халык алдына чыкты. "Хәлил Зәки улы 40 елдан артык Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегендә әгъза булып торды, актив тормыш белән яшәде. Бу шәхесне оныту мөмкин түгел!” – диде.

Бу ел арабыздан чын талантка ия шәхесләребезне бер-бер артлы алып китте. Ә Хәлилне мин сәхнәдә үлгән Артист дип кабул итәм, ролен уйнаган килеш китте дип саныйм, андый Актер бөек була, дигән фикер әйтте матәм мәрасимендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры вәкиле буларак чыккан Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров. "Хәлилне карт кеше итеп күз алдына китерә алмыйм мин, чөнки ул - табигате белән картлыктан ерак кеше. Шунысын да онытмыйк: ул үзе белән эшләгән актерлар турында радио һәм телевидениедә бик күхп истәлекләр калдырды, искиткеч мәкаләләр язды. Әмма соңгы елларда ул үзенә хас, үзе уйнарлык рольне уйный алмады, насыйбы булмады... Татар театрында, Тинчурин театры фойесында Хәлил Мәхмүтовның үз урыны бар – ул шулай калсын. Хәлил Мәхмүтов Тинчурин театрының чын талантлы артистларының берсе иде. Аллаһы Тәгалә аңа якты гомер бирде, гаиләсе дә халкыбыз өчен чын татар гаиләсе булып яши белде. Зәки улы Хәлилнең урыны җәннәттә булсын, җәмәгать!” – диде Әзһәр әфәнде.

Театрыбызның зур кайгылы көннәре бу, бу көн озын-озак еллар хәтердә сакланыр, телдә булыр, дип сүз башлады соңыннан Тинчурин театры исеменнән Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин. "Коллегам 8 нче март көнне, кинәт аяктан егылып, түшәккә калган вакыттан бирле 6 ай да 20 көн узды, әмма без аны театрга килер, сәхнәбезгә менер, уйнар дип көттек, ләкин... ул тормады. Әҗәл дигәннәре ул шундый көч икән – ипләп тотса, үзенә тарта, үзенә суыра бара, һәм ул Хәлилне арабыздан алды. Исламия ханым, белеп тор: театр җитәкчелеге, коллективы кайгыда да, шатлыкта да бергә, без бер-беребезне ташламабыз. Хәлил дустым, урының җәннәттә булсын!” - диде Әнәс әфәнде Галиуллин.

Хөрмәт күрсәтеп, бәхилләшү чарасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казандагы барлык театр актерлары, артистлар, рәссамнар, язучылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, тамашачылар катнашты. Фойега сыеша алмаган халык яраткан артистына соңгы хөрмәтен күрсәтергә, пар чәчәкләрен салырга чират тезелде. Бисмилласын әйтеп, мәрхүмнең баш очы ягыннан соңгы рәхмәтен әйтеп, ирен, җан дустын соңгы юлга озатучы Исламия ханымга һәм балаларына түземлек, озын гомер теләде.

Җомга иртәнге 5тә фани дөньядан бакыйга күчкән Хәлил Зәки улы Мәхмүтов җәсәде кичә Казанның татар зиратында җир куенына салынды.
Чыганак: "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе