
“ДУМ РТ ХАДЖ» программасы буенча изге сәфәргә чыгучы хаҗиларның беренче төркеме Мәккәдән Мәдинәгә юл тотты. Моңа кадәр алар хаҗның барча йолаларын вакытында һәм жиренә җиткереп үтәп, Мәккәдәге кунакханәләренә кайткан иде. Мәдинә каласында аларның Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) каберен зиярәт кылуда катнашулары планлаштырылган. Берничә көннән хаҗилар туган якларына кайтачак.
Хаҗиларның Мәдинәдәге кунакханәсе пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) мәчетеннән 300 метр ераклыкта урнашкан, шуңа да барлык намазларны биредә уку мөмкинлеге бар дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.