
5 мартта Татарстан Язучылар берлегенең киңәшмәләр залында шигърият остаханәсенең чираттагы утырышы узды. Анда шигьриятнең дин белән бәйләнеше турында сөйләштеләр.
Очрашуда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашаты. Ул борынгы заманнарда ук әдәбиятта дини темага зур урын бирелүе турында әйтте.
“Татар әдәбиятының чишмә башында торган әсәрләрнең күбесе дини темага карый. 20 гасыр башы күренекле язучыларының әсәрләре дә бу теманы читләп үтми. Дин һәм язучыларыбыз тарих буйлап һәрвакыт бергә барды”, - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.
Сөйләшү барышында язучыларыбыз хәзрәткә төрле дини сораулар бирде, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.