
Татарстан Иҗтимагый палатасында “Иректән мәхрүм итү урыннарында хөкем ителгәннәрнең дини йолаларны һәм кануннарны башкаруы” дигән темага түгәрәк өстәл булды. Аны ТР Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Татьяна Забегина алып барды. Чарада ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, РИУның фән буенча проректоры, Голәмәләр шурасы әгъзасы Рөстәм Нургалиев, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы һәм Прокуратура вәкилләре катнашында узды.
Нияз хәзрәт дәгъват бүлегенең Татарстан колонияларында, тикшерү һәм вакытлыча тоткарлау изоляторларында эшләве хакында сөйләде. Бүгенге көндә нәзарәт вәкилләре ТР 9 төзәтү учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә, хөкем ителгән мөселманнарның дини кануннарны үтәүдә, ислам кыйммәтләрен тиешле формада җиткерүдә үз өлешен кертә.
Чарада катнашучылар түгәрәк өстәлнең темасына кагылышлы сөйләшү барышында үзләренең теләк-тәкъдимнәрен җиткерде дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.