Татарстан галимнәре иртәгә Россия фәне көнен билгеләп үтәчәк

8 февраль – Россия фәне көне: ул РФ Президенты тарафыннан 1999 елның 7 июнендә имзаланган 717 нче Указ белән...

БӘЙЛЕ
2014 Фев 07
8 февраль – Россия фәне көне: ул РФ Президенты тарафыннан 1999 елның 7 июнендә имзаланган 717 нче Указ белән гамәлгә кертелгән. Фән көне уңаеннан, бүген сәгать көндезге 2дә ТР Фәннәр академиясенең Зур залында (Казан, Бауман ур., 20) тантаналы чара уздырыла.

"Магнит наноструктуралар һәм аларны спинтроникада файдалану” – башта шушы темага ТР ФА әгъза-мөхбире, Казан (Идел буе) федераль университетының каты җисемнәр физикасы кафедрасы мөдире, "Магнит наноструктуралар физикасы һәм спинтроника” фәнни тикшеренү лабораториясе җитәкчесе, физика-математика фәннәре докторы, профессор Ленар Рәфгат улы Таһиров лекция укый, дип хәбәр итте академиянең матбугат секретаре Маргарита Небольсина.

Аннары, традиция буенча, бүләкләү-хөрмәтләү чарасы каралган. Аерым алганда, эшчәнлеген фәнгә багышлаган Габәшиләр һәм Болгарский-Щукиннар династиясе хөрмәтләнә, аннары ТР ФАнең яңа сайланган әгъзаларына дипломнар бирелә. ТР Дәүләт бүләкләре һәм ТР ФАнең Галимҗан Ибраһимов, Василий Мосолов, А.Терегулов исемендәге премияләре, шулай ук яшьләр премияләре һәм грантлар тапшырыла.

Тантанага ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР һәм РФ Фәннәр академияләре әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, фәнни тикшеренү учреждениеләре җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары чакырулы. Галимнәргә бүләкләрне исә ТР ФА президенты Әхмәт Мазһаров һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге президиумы рәисе Олег Синяшин, республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин белән берлектә, тапшырачак дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе