Татарстан Эчке эшләр министрының чакыруы буенча Илдар хәзрәт Баязитов бәйрәм чараларында катнашты

Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохоринның чакыруы буенча “Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзасы Илдар хәзрәт Баязитов...

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 13

Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохоринның чакыруы буенча “Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзасы Илдар хәзрәт Баязитов 10 ноябрьдә Россия Федерациясе эчке эшләр органы хезмәткәрләре Көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты.

Әлеге чара Эчке эшләр министрлыгы традицияләре нигезендә, ягъни ЭЭМ җитәкчеләре министрлыкның элекке башлыклары җирләнгән урынга, шулай ук хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булганнарны Искә алу диварына (ул Татарстан ЭЭМның Мемориаль-культ комплексында урнашкан) чәчәкләр салу белән башланды.

Аннары Татарстан ЭЭМ аппараты бүлекләре җитәкчеләре, Эчке эшләр министрлыгы органнары ветераннары һәм хезмәткәрләре, мактаулы кунаклар, ЭЭМ каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзалары «Пирамида” мәдәният-күңел ачу үзәгенә җыелдылар.

“Пирамида”га керү ишеге янында кунакларны Татарстанның атказанган артисты Марат Кадыйров җитәкчелегендәге Татарстан ЭЭМның Мәдәни үзәге тынлы оркестры каршылады.
Тантаналы чараларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин, шулай ук башка ведомство җитәкчеләре катнашты.

Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең бәйрәм котлавында республика үсешендә һәм тотрыклылыкны саклауда полициянең мөһим роль уйнавын билгеләп узды. “Вакытлар узу белән ил, җәмгыять үзгәрә, шулай ук полиция дә үзгәреш кичерә. Сезнең хезмәтегез эчтәлеге – гражданнарның хокукын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау гына үзгәрешсез кала”,-дип билгеләп үтте Илбашы.

Татарстан Президенты республиканың барлык полиция хезмәткәрләренә вазифа башкаруда уңышлар, гаилә җылысы һәм саулык-сәламәтлек теләде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе