Татарстан Диния нәзарәтендә Кырым мөфтие урынбасары Әсадулла Баиров булды

Кичә ТҖ МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Кырым мөфтие урынбасары Әсадулла Баиров белән очрашты.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 17

Кичә ТҖ МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Кырым мөфтие урынбасары Әсадулла Баиров белән очрашты. Әлеге очрашу Әсадулла Баировның ТҖ Иҗтимагый палатасының 10 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә катнашуына бәйле сәфәре кысаларында оештырылды.

Ике як дини оешмаларның тәҗрибә уртаклашу һәм дини белем бирү юнәлешендәге проектлар турында фикер алышты. Якын арада Кырым мөфтияте вәкиле РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән очрашырга һәм “Хузур” нәшрият йортының эшчәнлеге белән якыннан танышырга ниятли.

Исегезгә төшерәбез: 2014 елның апрель аеннан башлап Татарстан Кырымның Бакчасарай районы патронаты булып тора һәм биредәге мөселманнарга һәрдаим ярдәм итә. Аерым алганда, Татарстан мөселманнары кырымлыларны “Хузур” нәшрият йорты китаплары белән тәэмин итеп тора, ә үткән ел җирле мөселман өммәте соравы буенча Бакчасарай районында Татарстаннан яңа имам билгеләнде.

Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе