
Татарстан делегациясе, башкала милли мәгариф системасы эше белән танышу максатында, Уфаның өч мәктәбендә булды. Кунакларны белем бирү учреждениеләренең директорлары һәм укытучылары, шәһәр һәм районнарның мәгариф идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, укучылар каршы алды, дип хәбәр итә Уфа шәһәренең мәгариф идарәсе.
Делегация шәһәрнең Ленин районындагы 4 нче мәктәбе, Киров районындагы татар якшәмбе мәктәбе һәм Октябрь районындагы 84 нче татар гимназиясе эше белән танышкан.
Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре һәм белгечләре, иҗтимагый оешма вәкилләре тарафыннан шәһәр белем бирү учреждениеләрендә татар телен өйрәтүне оештыруга югары бәя бирелгән. Аларның барсына да истәлекле бүләкләр - татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү буенча китап һәм дисклар тапшырылган.
Искәртеп узабыз: Уфа мәктәпләренә сәфәр Башкортстан башкаласында 2-3 декабрьдә узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара конференциясе кысаларында, ике республика Хөкүмәтләре арасындагы мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек турындагы килешүдә каралган чаралар планы нигезендә узган дип хәбәр итте "Татар-информ".