Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин Халыкара өлкәннәр көне белән котлый

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин олы буын татарстанлыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлый.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 01

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин олы буын татарстанлыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлый:

“Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Кадерле якташлар!

Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм һәм озак еллар тырыш хезмәтегез, сабыр һәм чыдам булганыгыз, әхлакый идеалларга тугры калуыгыз һәм ватанпәрвәрлегегез, тормыш зирәклеге һәм көчле рухыгыз өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Сез лаеклы тормыш юлы үттегез. Өлкән буынга бик күп сынауларны үз җилкәсендә татырга туры килде: Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы күтәрелеш елларындагы каһарманлык, илнең икътисадын һәм рухи куәтен ныгыту чорындагы фидакарь хезмәт... Яшьләр һәм урта буын кешеләре сезнең алда мәңге бурычлы!

Республикада өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп эшләнә: яңа социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре ачыла, медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеге арта һәм аның сыйфаты яхшыра, ветераннар берләшмәләре эшләп тора. Өлкән яшьтәге гражданнар өчен махсус программалар, шул исәптән –“Актив озын гомер” программасы, тормышка ашырыла. Аның төп максаты – ветераннарга яңа белемнәр бирү, аларның актив яшәү рәвешен озайтуның мөһим алымы буларак, үзешчән халык иҗаты коллективларында катнашу. Бу уңайдан Өлкән яшьтәгеләр университетының эше игътибарга лаек. Соңгы елларда гына да 75 меңнән артык татарстанлы, компьютер техникасы күнекмәләре алып, заманча аралашу мөмкинлеген киңәйтте, яңалыкка өйрәнде, сәламәт яшәү рәвеше принциплары нигезендә иҗади мөмкинлекләрен гамәлгә ашырды.

Кадерле ветераннар! Халыкта, яши белеп яшәсәң, яшь булырсың, дигән канатлы гыйбарә бар. Бүген сезнең күбегез актив тормыш рәвеше белән яши, яшь буынга тәҗрибә бирә. Үз чиратында, республика җитәкчелеге иҗтимагый оешмалар белән берлектә, кабул ителгән программаларның үтәлешен һәм ветераннар турындагы законнарны тагын да камилләштерерүне дәвам итеп, алга таба да сезнең тормыш шартларын яхшырту юнәлешендә барысын да эшләячәк.

Сезгә исәнлек-саулык, иминлек, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның игътибарын, яратуын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телим. Бәйрәм белән!” – диелә ТР парламетны башлыгы Ф.Х.Мөхәммәтшинның котлау текстында.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе