Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Әлмәт мөселманнары белән очрашты

22 октябрьдә укытучылардан торган Балтач районы делегациясе Әлмәт районына кунакка килде.

БӘЙЛЕ
2014 Окт 23

22 октябрьдә укытучылардан торган Балтач районы
делегациясе Әлмәт районына кунакка килде. Әлеге делегацияне Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкләде.


Кунакларны Кичүчат авылы урта мәктәбендә каршы алдылар. Монда
Балтач һәм Әлмәт районы әхлак дәресе укытучыларына бөек якташыбыз, галим Ризаэддин Фәхреддин әсәрләренә таянып эшләнелгән ачык әхлак дәресе күрсәтелде. Алтынчы сыйныф укучылары галимнең “Нәсыйхәт”, “Шәкертлек әдәпләре” әсәрләреннән өзекләр укыдылар, якташыбызның иҗатын һәм мирасын яхшы белүләрен дәлилләделәр.

“Бер ел элек Әлмәт районы укытучылары делегациясе безгә әхлак дәресләрен укыту буенча тәҗрибә тупларга килгән иде. Мин Әлмәткә берничә тапкыр килеп, сездә бу юнәлештә эш башланганны күреп сөендем һәм үз районым укытучыларын сезгә алып килергә булдым. Бергә кул тотынып эшләгәндә нәтиҗәгә ирешербез. Киләчәк буынны тәрбияләү – иң саваплы эш һәм ул озакламый үз җимешләрен дә бирәчәк”, - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев ачык дәрестән соң укытучылар өчен "түгәрәк өстәл" эшен башлап җибәргәндә. Ул укытучыларга әхлак дәресләрен файдалы итеп
алып барыр өчен үзенең нәсыйхәтләрен дә бирде. Шулай ук Балтач районы делегациясе Р.Фәхреддин исемендәге мемориаль музей белән дә танышты.

Кунаклар Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчет
карадылар. Монда эшләп килүче Әлмәт ислам мәдрәсәсенең ирләр бүлеге белән таныштылар. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе, Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе мөдире Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт һәм мәдрәсә эшчәнлеге турында сөйләде. Җәлил хәзрәт Фазлыев көндезге бүлектә укучы шәкерт егетләр белән аралашты, аларга нәсыйхәтләрен
җиткерде. Шулай ук Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов кунакларны шәһәребезнең үзәк мәчетендә чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә малайлар өчен оештырылган “Тәхфиз” Коръән ятлау мәктәбе белән таныштырды.

Монда Коръәнне тулысынча яттан белүче хафиз укыта.
Киләсе тукталыш - Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кызлар бүлеге булды.

Монда кунаклар көндезге бүлектә укучы шәкерт кызлар белән аралаштылыр, кызлар өчен оештырылган “Тәхфиз” Коръән ятлау мәктәбе белән таныштылар.

Очрашу азагында Җәлил хәзрәт Әлмәт районында балаларны әхлакый тәрбияләү өчен барлык мөмкинлекләр булдырылганын ассызыклады һәм район җитәкчелегенә, Әлмәт мөхтәсибәтенә, Әлмәт ислам мәдрәсәсенә, мәгариф идәрәсенә һәм Кичүчат мәктәбе коллективына рәхмәтләрен җиткерде.

Әлмәт мөхтәсибәте матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе