Татар яшьләре форумында “Иман йорты”н тәкъдим иттеләр

Татар яшьләренең VI Бөтендөнья форумында Татарстан башкаласының “Ярдәм” мәчетендәге “Иман йорты” тәкъдим ителде.

БӘЙЛЕ
2014 Авг 06

Татар яшьләренең VI Бөтендөнья форумында Татарстан башкаласының “Ярдәм” мәчетендәге “Иман йорты” тәкъдим ителде.

Әлеге форумда 25 чит илдән, Россиянең 44 төбәгеннән һәм Татарстаннан барлыгы 600 делегат катнашты.

Делегатларга “Иман йорты” клубын “Ярдәм” мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов тәкъдим итте.

Рамил хәзрәт “Иман йорты”ның проектлары турында сөйләде һәм “Ярдәм” мәчетенең социаль сәясәтен Татарстан төбәкләрендә якларга чакырды.

“Иман йорты” клубы үзенең эшчәнлеген берничә юнәлештә алып бара: болар - “Ярдәм” мәчетендәге очрашулар, “түгәрәк өстәлләр”, “Рәйхан” кафесындагы аралашулар, 10-14 яшьлек кызлар өчен “Яшь мөслимәләр клубы”, “Яшь мөселманнарның “Батыр” клубы, 18-30 яшьтәге кызларның “Мөслимәләр клубы”.

Шулай ук бу клуб әһелләре җитәкчелегендә “Гаилә бәйрәме”, “Ураза бәйрәме”, кул эшләренең “Энҗе” фестивале, “Хәләл бәйрәм”, “Велокросс” һәм башка гомумшәһәр чаралары уза.

"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе