
Иртәгә, ягъни 20 апрельдә сәгать 10.00да, «Татар-информ» агентлыгында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган матбугат конференциясе була.
Журналистлар белән очрашуга ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем идарәсе башлыгы Флера Сәйфуллина, филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА әгъза-мөхбире, ТР ФАның хакыйкый әгъзасы, ТР ФАның баш гыйльми секретаре Дания Заһидуллина, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы директоры Дамир Габдуллин килүе көтелә.
Матбугат конференциясендә катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша узарга була дип хәбәр итте "Татар-информ".