Татар галименнән соң, АКШ галимнәре дә Җиргә янаган астероидларны юк итмәкче булалар

АКШ галимнәре Җиргә янаган күк җисемнәрен, аерым алганда, астероидларны лазер ярдәмендә юкка чыгарырга тәкъдим итә.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 18

АКШ галимнәре Җиргә янаган күк җисемнәрен, аерым алганда, астероидларны лазер ярдәмендә юкка чыгарырга тәкъдим итә. arXiv.org сайтында аларның тикшеренүе урнаштырылган.

Төрле университет галимнәре булган АКШ астрофизиклары Җиргә янаган күк җисемнәрен лазер нурланышы белән юкка чыгарырга тели. Нурланыш ярдәмендә астероидлар кечкенә кисәкчәләргә әйләнә яки очыш траекториясен үзгәртә. Әлеге ысул планетага янаган объектны алдан күрү очрагында яраклы.

Нурланышны объект янына китертелгән лазерлар төркеме ярдәмендә башкарырга тәкъдим ителә. Моның өчен аларны башта ракета ярдәмендә Җирдән орбитага чыгарырга кирәк булачак, аннары галәм корабы ярдәмендә кирәк булган объект янына китертергә туры киләчәк.

Бер астероидны юкка чыгару өчен бер елдан алып 15 елга кадәр вакыт кирәк булачак. Галимнәр бу проектны DE-STARLITE дип атаган. Бу - моңа кадәр NASA тарафыннан расланган DE-STAR програмының яңартылган варианты булып тора.

Моңа кадәр Русиянең Макеев исемендәге ракеталар үзәгендә эшләгән татар галиме Сабит Сәетгәрәев тә Җиргә янаган Апофис астероидын баллистик ракета ярдәмендә юк итәргә тәкъдим иткән иде. Аның тәкъдиме буенча ракетаны куллану өчен күп дәгәндә 10 көн вакыт җитә дип хәбәр итте "Азатлык.орг" мәгълүмат агентлыгы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе