Тарихи татар шамаилләре генә түгел, аларны башкару техникасы да милли мәдәният мирасы булып торырга тиеш дип саный белгечләр

Быел “Минем гаиләмнең шамаиле” Бөтенроссия конкурсына татар шамаиле техникасын файдаланып иҗат ителгән, әмма дини эчтәлектә булмаган картиналар да кабул ителә.

БӘЙЛЕ
2016 Фев 18

Быел “Минем гаиләмнең шамаиле” Бөтенроссия конкурсына татар шамаиле техникасын файдаланып иҗат ителгән, әмма дини эчтәлектә булмаган картиналар да кабул ителә. Бу хакта бүген “Татмедиа” мәйданчыгында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров хәбәр итте. Очрашуда шулай ук “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәева һәм рәссам Арина Ариадна катнашты. Искәртеп үтик: “Минем гаиләмнең шамаиле” II Бөтенроссия конкурсы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы (Ислам мәдәнияте музее), “Татар сандыгы” милли традицияләр, мәдәният һәм сәнгать үсешенә ярдәм итү үзәге һәм “Татар сәнгате һәм мәдәнияте клубы” иҗтимагый оешмасы белән берлектә, оештырыла. Конкурс татар милли сәнгате – пыялага ясалган шамаилләрне популярлаштыру, сәләтле кешеләрнең, укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү, тарихыбызга, ата-бабага карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрүне, яңа талантларны ачыклау, борынгы шамаилләрне барлау һәм саклауны күздә тотып үткәрелә. Былтыр бәйгенең кешеләрдә шундый зур кызыксыну уятуы оештыручылар өчен көтелмәгән хәл булган. Очрашуда моның шулай икәнлеген Рөстәм хәзрәт Батров та, Нурия Гәрәева да билгеләп үтте. Конкурска Татарстан районнарыннан гына түгел, Россия төбәкләреннән, хәтта Казакъстан, Австралия кебек чит илләрдән барлыгы 300ләп эш кабул ителгән. Хезмәтләрнең югары дәрәҗәдә башкарылган булуы да таң калдырган.

Бәйге кысаларында Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда һәм Татар шамаиле галереясында оештырылган күргәзмә планлаштырылган 1 ай урынына, күп санлы мөрәҗәгатьләргә буенча, 5 ай буе эшләгән иде. “Боларның барысын да исәпкә алып, бу конкурсны дәвам иттерүдән башка чарабыз калмады. Алай гына да түгел, аны ел саен үткәреп, татар мәдәниятен популярлаштыруга өлеш кертү турында карарга килдек”, – диде Рөстәм хәзрәт Батров. Ул бәйгенең үткәрү сәбәпләренә аерым тукталып, беренчедән, татар шамаиле – татар милләтен саклап калуның, яшь буынга милли үзаңны сеңдерүнең бер чарасы, дип билгеләп үтте. Өендә татар шамаилен күреп үскән бала кече яшьтән үк татар халкының мәдәни кодын үзенә сеңдерә. Бүген, глобализацион, ассимиляцион процесслар үсеш алган чорда, бу аеруча мөһим яңгыраш ала. Икенчедән, шамаил Татарстанның туризм тармагын үстерүгә ярдәм итә. Республикага, аерым алганда, Казанга килгән һәр турист җирле, милли төсмерле нәрсәләрне эзли, шуларга игътибар юнәлтә. Шамаил исә – татар халкына гына хас үзенчәлекләрне чагылдырган сәнгать төре. “Әйе, каллиграфия барлык мөселман халыкларында да диярлек таралыш алган. Әйтик, Төркиядә аны эбру техникасын файдаланып, Иранда керамикада ясыйлар. Татар шамаиле исә элек-электән пыялага язылып, ялтыравык фольга файдаланып һәм милли бизәкләр төшереп эшләнгән. Еш кына аның дөнья дәрәҗәсендәге милли феномен булуын бәяләп бетермибез. Шуңа без бу сәнгать төрен популярлаштырып, төбәкнең туристларны җәлеп итүчәнлек дәрәҗәсен арттыруга өлеш кертәбез”, – дип сөйләде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары. Аның фикеренчә, гасырлардан гасырларга күчкән тарихи шамаилләр генә түгел, аларны башкару техникасы да милли мәдәният мирасы булып тора.

Бүген әлеге техниканы, милли, дини традицияләргә, мотивларга бәйсез рәвештә файдаланып иҗат итүче рәссамнарның тулы бер плеядасы барлыкка килде. Татар шамаиле техникасы – татар халкының милли бренды. Конкурс, үз чиратында, әлеге брендны универсаль гомумкешелек киңлегенә чыгаруның бер ысулы булып хезмәт итә. Бу – бәйгене үткәрүгә өченче сәбәп, дип тәгаенләде Рөстәм хәзрәт Батров. Очрашуда катнашкан Арина Ариадна, әйтик, татар шамаиле техникасын файдаланып, табигатьне, аерым алганда чәчәкләрне, кошларны, хайваннарны сурәтли. Хезмәтләренең икенче бер өлеше шәһәр күренешләренә һәм рәссамны сәяхәтләре вакытында сокландырган пейзажларга багышлана. Соңгылары еш кына бер төрле төсләр файдаланып башкарылган. “Бу татар шамаиленә хас булмаса да, рәсемне ясауга нигез итеп алынган техника шул ук кала”, – диде яшь рәссам үзе. Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, бу төр конкурсларда катнашу рәссамның шәхси үсешенә ярдәм итә. Шорт-биткә эләккән хезмәтләрнең “Казан Кремле” музей- тыюлыгы мәйданчыгындагы күргәзмәдә урын алуы да, конкурс нәтиҗәләре буенча басылган “Татар шамаилләре” каталогына кертелүе дә иҗатчылар өчен абруйлы санала. Моннан тыш, җиңүчеләргә быел да акчалата бүләк тапшыру күздә тотыла. Кризис булуга карамастан, быел гомуми бүләк фонды арттырылып, 100 мең сум тәшкил иткән. Аерым алганда, җиңүчеләр 35 мең, 20 мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булачак.

Нурия Гәрәева былтыр конкурсның “Гаилә ядкаре” номинациясенә кабул ителгән эшләрнең күпчелеге дин төрле яклап кысылган совет чорында халык осталары тарафыннан иҗат ителгән булуын билгеләп, аларның күргәзмәдә тәкъдим ителгәннәре чистартылды, реставрацияләнде, дип билгеләп үтте. Быел конкурс 4 номинация буенча үткәрелә: “Традицион татар шамиле”, “Гаилә ядкаре”, “График шамаил” һәм “Татар шамаиле техникасында иҗат ителгән картина”. Анда катнашу өчен анкета тутырып, фотографияләр белән 2016 елның 20 апреленә кадәр info@dumrt.ru. электрон почтасына җибәрергә кирәк. Конкурс турында тулырак мәгълүмат – ТРМДН сайтында. Барысы 5 этаптан торган конкурс нәтиҗәләре буенча 21 май - 5 июльдә “Казан Кремле” музей-тыюлыгында конкурста катнашучылар-җиңүчеләр күргәзмәсе оештырыла, җиңүчеләр 7 июльдә берничә номинациядә бәяләнеп бүләкләнә (20 мең, 35 мең сум премияләр, кызыксындыру бүләкләре каралган). Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Кремль, Кол Шәриф мәчете, Татар шамаиле галереясы, Ислам мәдәнияте үзәге. “Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе