“Тарих эзләреннән” дип аталган Бөтенроссия Рәсемнәр бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды

Кече төркемдә – Удмуртия Республикасыннан Гөлназ Гафурова, урта төркемдә – Казаннан Полина Спиридонова...

БӘЙЛЕ
2014 Фев 06
"Идел” яшьләр үзәге "Тарих эзләреннән” дип аталган Бөтенроссия Рәсемнәр бәйгесе нәтиҗәләрен игълан итте. Кече төркемдә – Удмуртия Республикасыннан Гөлназ Гафурова, урта төркемдә – Казаннан Полина Спиридонова, тагын да өлкәнрәкләр арасында Ульяновск өлкәсеннән Альбина Гафиуллова җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннардан тыш, бер төркем балалар кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, "Идел” яшьләр үзәге оештырган бәйгенең максаты - Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту. Ул Россия Федерациясе төбәкләрендәге талантлы балаларны барлау һәм аларга ярдәм итү; балаларның һәм үсмерләрнең игътибарын татар халкы тарихына юнәлтү; иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру; балаларның иҗатын үстерүгә ярдәм итү; милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыру һәм пропагандалау бурычын куя.

Әлеге бәйгедә Россия Федерациясе төбәкләреннән булган, үз төбәкләре милли тормышында активлык күрсәткән, төбәкләрдәге милли-мәдәни мөхтәриятләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-16 яшьлек балалар катнаша ала. Бу хакта "Идел” яшьләр үзәгендә хәбәр иттеләр.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе