
Кичә Казандагы “Ярдәм” мәчетендә тантаналы чаралар алып баручылар өчен “Тантаналарга татар-мөселман компонентын кертү” темасына семинар булды. Анда Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары, татар шамаилен торгызу, киң җәмәгатьчелеккә тарату буенча “Татар сандыгы” проекты җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Батров белән галимә Рәүфә Уразманова лекция укыды.
Шул хакта хәбәр иткән “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге матбугат хезмәте, семинарда катнашучыларның һәркайсы сертификат алачак, дип белдерә.
Кеше тормышына-яшәешенә нисбәтле дөньяви тантаналы чаралар алып баручыларны, эшләрендә бәйрәмнәрне бизәр өчен файдалансын дип, милли һәм дини компонентлар белән таныштыруны максат иткән семинарда катнашучылар аны оештырган “Ярдәм” фонды җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп, шундый очрашуларның дәвамлы булуына теләк белдерде дип хәбәр итте "Татар-информ".