Минем үземә дә беркөнне "Родина” кинотеатрында Әфганстан режиссеры Хомайун Мороват җитәкчелегендә төшерелгән "Җәннәт алмасы” дигән нәфис фильмны карау насыйп булды. Дөресен әйтим, әлеге фильм төрле каршылыклы уйлар уятты.
Якуб исемле бер бабай (бу рольне Таҗикстан актеры Рәҗәб Хөсәенов оста башкара) автобуска утырып, үзенең эшләре буенча Әфганстан башкаласы Кабулга юл ала. Тик аңа кирәкле кеше бу вакытта Кабулда юк икән. Ни кызганыч, нинди эш икәнлеге фильмның ахырында да ачыкланмый кала. Якуб бабайның башкалага килүенең тагын бер максаты бар: үз бакчасыннан өзеп алынган алмаларны улы Йосыфка илтеп бирмәкче була ул. Йосыф - аның өченче улы. Ике улы Совет солдатларына каршы сугышып шаһит киткән. Әмма үз бакча җимешен Якуб бабайга улы Йосыфка илтеп бирү насыйп булмаган икән. Йосыф укырга тиешле мәдрәсәдә аның юклыгын, башка уку йортына күчкәнлеген хәбәр итәләр. Тик шәех анда да Якубка куанычлы мәгълүмат ирештерми. "Улың җәннәткә күчте”,-ди дин әһеле. Менә шул чагында Якубның хәле китә, аяк атлаулары да авырая. Ник дигәндә, аның соңгы улы да абыйлары юлыннан китеп, үзен үзе һәлак иткән.
Фильмда Кабул урамнарындагы шартлауларны, анда бер гаепсезгә кешеләрнең һәлак булу күренешләрен дә күрсәтәләр. Шундый бер шартлау вакытында Якубның үзен дә кулга алалар һәм төрмәгә ябып куялар. Тикшерүче Якубтан сорау алганда: "Кабулдагы тәртипсезлекләргә сез, өлкән буын вәкилләре гаепле. Сезнең наданлыгыгыз аркасында илгә баскынчылар бәреп керде”,-дигән сүзләр дә әйтә. Тикшерүче улын эзләүче Якуб бабайны кызганып, аны төрмәдән чыгарырга куша, әмма коридордан барганда аны янәдән башкалар туктата, киредән төрмәгә ябалар. Шулай да үзенең танышлары ярдәмендә Якубка зинданнан чыгу насыйп була. Тик иректә дә аны колач җәеп каршы алучы юк. Кабулда хәтта аңа кешечә төн кунарга урын табылмый. Ул ташландык бер бинада төн чыгарга мәҗбүр була.
Фильмның башында Якуб үз биштәрендәге алмаларны берәүгә дә бирми. Күрәсең, аларны улы Йосыфка ашатырга теләгәндер. Ә инде кино ахырында ул аларны юлдагы һәркемгә тәкъдим итсә дә, алучысы гына табылмый.
Фильм тәмамлангач, режиссер Хомайун тамашачы алдына чыгып, аларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Мондый сюжетлы фильм төшерү өчен аңа газетада басылган бер хәбәр этәргеч биргән. Ул хәбәрдә бер хәрби җитәкченең улын бер кышлакта урлагач, аның кадерле баласын бирмәсәләр, бөтен авылның астын өскә китерәчәге турында әйтелгән була. Тик безгә шунысы аңлашылмады: ни өчен режиссер бирегә мәдрәсәдә белем алучы шәкертләрне, тупас дин әһелен китереп кыстаргандыр. Һәрхәлдә, фильм «террорчылар әзерләүче” мәдрәсәләрне күрсәтеп, башка халыклар тегермәненә су коя кебек тоелды миңа. Ә фильмда Әфганстанны басып алучылар, бигрәк тә Америка солдатлары турында бер сүз дә әйтелмәве шактый ук гаҗәпкә калыра. Фәкать бер күренештә ике винтлы боралакның һавада очып йөрүе АКШ хәрбиләренең биредә булганлыгына ишарә ясый. Шуңа күрә, минем уемча, әлеге кинокартина күбрәк заказ буенча эшләнгәндер дигән фикер уята. Режиссерның бүгенге көндә Швециядә яшәве дә, алма символын Инҗилдән алуы да төрлечә фикер йөртергә урын калдыра.
Сүзенең ахырында русчаны шактый ук әйбәт сукалаучы Хомайун әфәнденең (ул заманында Мәскәүдәге МДИК дә белем алган булган): "Хәзерге вакытта кырыклап ил Әфганстанның икътисадын күтәрмәкче була. Тик бу ярлы ил элеккегә караганда да һаман фәкыйрьләнә бара. Әфганстанның язмышын читтән килгән килмешәкләр хәл итәргә тиеш түгел”,-дип батырып әйтүе аның киләчәктә мөселманнарны һәм үз ватандашларын яклап фильмнар да төшерер әле дигән өмет уята.
Хатыйп ГӘРӘЙ