
Төркиянең көнбатышындагы шахтада шартлау булу сәбәпле, 201 кеше һәлак булган. Бу хакта Agence France-Presse агентлыгы хәбәр иткән. Ә бу агентлык мәгълүматны Төркия энергетикасы һәм табигый байлыклары министры Танер Йылдыздан алган.
Моннан алда Төркия хөкүмәте 166 кешенең шахтада һәлак булуы турында белдергән иде.
Министрның сүзләренчә, шахтада шартлау барлыкка килгән вакытта җир астында 787 кеше булган.
13 майда Истанбулдан 250 чакрым көньяктагы Сома дигән торак пунктында шартлау яңгыраган. Якынча исәпләүләрдән күренгәнчә, һәлакәт кыска ялганыш вакытында килеп чыккан. Шуның нәтиҗәсендә, шартлау һәм янгын килеп чыккан.
Хәзерге вакытта һәлакәт булган урында кешеләрне коткару эшләре алып барыла. Һәлак булганнар һәм яраланганнар тәгаенләнә.