Төп нөсхә көнендә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда шагыйрьнең шәхси әйберләрен тәкъдим итәләр

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда шагыйрьнең тууына 130 ел тулуга багышланган «Ядкарьләрдә Тукай рухы» дип аталган Төп нөсхә көне була.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 15

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда шагыйрьнең тууына 130 ел тулуга багышланган «Ядкарьләрдә Тукай рухы» дип аталган Төп нөсхә көне була.

Бу көнне музейга килүчеләр Г.Тукайның ТР Милли музее фондларында сакланган фоторәсемнәрен һәм шәхси әйберләрен, ТР Милли архивы фондларындагы документ һәм кулъязмаларын, РТ Милли китапханәсендәге һәм шагыйрь үзе исән чакта дөнья күргән, китапларын күрә алачак. Төп нөсхә көнендә Г.Тукайның бөтен шәхси әйберләрен музейда күрергә мөмкин булачак. Алар – шагыйрьнең 1908 елда фотога төшкәндә кигән түбәтәе, аның Петербургка баргач сатып алган кургаш стаканы; аңа «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары; үзенең беренче гонорарына сатып алып, Газизә апасына бүләк иткән кәрәч тартмачык; шагыйрь сәяхәтләренең юлдашы – юл кәрҗине. Аның шәхси әйберләре арасында иң кызыклысы – кара савыты – Петербургтагы татар мәктәбе укучыларының Тукайга бүләге. 1945 елга кадәр ул Маһруй Мозаффария гаиләсендә саклана. Маһруй Тукай белән таныш була, үзе дә шигырьләр яза. Күренекле композитор Мансур Мозаффаров, әнисенең васыятен үтәп, бу ядкарьне ТӘһСИгә илтә, соңрак, экспонат ТР Милли музее фондларына күчә.

ТР Милли архивы Г.Тукай белән бәйле берничә әйбер күрсәтүгә чыгара: Кушлавыч авылының шагыйрь туу турында язылган метрика кенәгәсе, Г.Тукайның беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Мәдхия» шигыренең автографы, «Г. Тукаев шигырьләре» җыентыгына арест салу турында жандармерия документы.

ТРның Милли китапханәсе хезмәткәрләре бөек шагыйрьнең үзе исән вакытта чыккан китапларын тәкъдим итәчәк. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе