Рамазан аеның соңгы ун көне башланды. Рамазан аеның соңгы ун төне башка вакытлардан Кадер кичәсе булуы белән аерылып тора. Пәйгамбәребез (сгв): “Кадер кичәсен Рамазанның ахыргы ун төненең так төннәрендә эзләгез”, – ди. Кадер кичәсе – дәрәҗә һәм мәртәбә төне. Бу төндә бер еллык тәкъдирләр, гамәлләр хәл ителә. Кадер кичәсен гыйбадәт кылып үткәрү зур савап.
Быел Рамазан 18 августта тәмамлана һәм мөселманнарның Ураза бәйрәме - Гает көне 19 августка туры килә. Ураза көнендә мәчетләргә җыелып гает намазын, бәйрәм хөтбәсен уку һәм вәгазь тыңлау иң саваплы күркәм гамәлләрдән санала.
Гает намазы укылып, бәйрәм хөтбәсе тыңланганнан соң, мәчеткә җыйналган халык бер-берсен, аннары якыннарын һәм башкаларны бәйрәм белән тәбрик итә. Бу көнне туганнар, дуслар белән аралашу, бер-береңнең хәлен белешү саваплы гамәлләрдән санала, дип хәбәр итә мөфтият.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык