Төп бүләкне мөселманнар темасына язучы Альфред Мөхәммәтрәхимов алды

Кичә Татарстан Диния нәзарәте хезмәткәрләре дин темасына язучы журналистларны җыеп, VI «Каләм” конкурсына...

БӘЙЛЕ
2014 Апр 10

Кичә Татарстан Диния нәзарәте хезмәткәрләре дин темасына язучы журналистларны җыеп, VI «Каләм” конкурсына нәтиҗәләр ясады.

Бу чараны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръәннән сүрәләр укып, ачып җибәрде. Ул ислам темасына язучы каләм ияләренә үзенең олуг рәхмәтен белдерде һәм имамнар да, журналистлар да өммәт, җәмгыять мәнфәгатьләре кыйммәтләрен таратуда бердәй вазифа башкаруларын билгеләп узды.

Конкурска нәтиҗә ясау тантанасында Татарстан Президенты аппараты, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Казан мэриясе вәкилләре бар иде.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды.

“Мөселманнар турында иң яхшы телевизион сюжет» номинациясендә “Татарстан- Яңа Гасыр” телевидениесе вәкиле Ринат Әсхәдуллин белән “Казан” ТРКсы журналисты Сәрия Хәбибуллина җиңүче дип игълан ителде.

«Иң яхшы мөселман интернет-ресурсы” номинациясендә “Татар-ислам.ком” журналисты Хатыйп Гәрәй һәм “Интертат” хезмәткәре Мөршидә Кыямова җиңүче дип белдерелде.

“Мөселманнар турында иң яхшы радиотапшыру” номинациясендә Мамадышның “Нокрәт” телерадиокомпаниясе вәкиле Айгөл Әхмәтшина җиңеп чыкты.

<p>“Ислам турында дөньяви ММЧсында иң яхшы сәхифә” номинациясендә исә “Шәһри Казан” газетасы җиңүче дип танылды.

<p>Төп бүләкне - “Мөселманнар журналистикасына керткән өлеш өчен” һәм республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы призын “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе мөхәррире Альфред Мөхәммәтрәхимовка алу насыйп булды.

<p>Кичә Диния нәзарәтенең башка бүлекләре һәм бүтән оешма вәкилләре дә журналистларга үзләренең бүләкләрен тапшырды. Алар арасында «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Рәшит Минһаҗ, берничә китап авторы Вәсилә Рәхимова һәм башкалар бар иде.

Тантана вакытында “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, “Шәһри Казан” газетасы мөхәррире Мансур Мортазин һәм башка каләм ияләренә сүз бирелде.

Журналист Искәндәр Сираҗи үзенең фикерләрен: “Элек мине һәм минем тирәдәгеләрне ваһһабчы дип атап йөрттеләр. Диния нәзарәтенең хәзерге җитәкчеләренә мин шуның өчен рәхмәтле: хәзер бу ярлык алып ташланды. Ә бит миндә һәм минем тирәләрдәге кешеләрдә бернәрсә дә үзгәрмәде. Элек ничек язган булсам, мин хәзер дә шулай язуымны дәвам итәм”,-дип белдерде.

Гомумән, каләм ияләре белән ике як өчен дә кызыклы һәм файдалы очрашу булды бу диясем килә. Журналистлар табын янында барган мәҗлестән шулай ук канәгать калып таралыштылар.
Хаҗип ӘХМӘТША


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе