2013 Окт 14
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан бер мөһим чара уздыра.
Теләге булган һәркем биредә корбанга терлек алып, аны инвалидларга, авыру, ялгыз, ятим, шулай ук дини уку йортларында белем туплаучы студентларга тапшырырга мөмкин.
Бер сарыкның бәясе – 6000 сум.
Мөхтәрәм җәмәгать. Әгәр дә сез "Мохтаҗларны ашат” дигән чарада катнашырга һәм аларга булышырга риза икән, мондый адрес белән мөрәҗәгать итә аласыз:
Казан шәһәре, Тукай урамы, 3 нче йорт, 3 нче кат. Яисә мондый телефонга шалтыратыгыз: (843) 225-33-22.