Утырыш башында мөфти Камил хәзрәт чыгыш ясады. Ул нәзарәт тарафыннан соңгы айларда башкарылган эшләргә тукталды. Рамазан ае кысаларында, төрле чаралар, ифтар-мәҗлесләр үткәрүдә имам-мөхтәсибләрнең зур тырышлык күрсәтүен билгеләп үтте, рәхмәтен белдерде. Шулай ук имамнарны нәзарәт планнары белән таныштырып үтте.
Камил хәзрәттән соң аның урынбасарлары сүз алды. Беренче урынбасары һәм дини мәгариф өлкәсенә җаваплы Рөстәм хәзрәт Батыр мөселман дини мәгарифе өлкәсендәге үзгәрешләр белән таныштырды. Берничә ай элек төзелгән Уку-методик берлекнең эшчәнлеге турында җиткерде.
Мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров дәгъват юнәлешендә алып барылган эшләр белән таныштырды. Ул дәгъват бүлегендә ике вәгазьче эшләвен һәм алар даими рәвештә районнарга, авылларга чыгуын әйтте. Моннан тыш төрмәләрдә дәгъват эшен алып бару өчен 3 имам җәлеп ителгән. Нияз хәзрәт рамазан дәвамында республиканың барлык төзәтү үчрежденияләрендә ТР МДН көче белән ифтар-мәҗлесләр үткәрелүенә игътибар юнәлтте.
Мөхтәсибәтләргә кагылышлы проблемаларга мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тукталды. Ул мәчетләрне газ белән тәэмин итү, мәктәпләрдә балаларга яулыктан йөрүне рөхсәт итү кебек мәсьәләләр турында сөйләде.
Шулай ук пленумда Голәмәләр шурасы рәисе Габдулла хәзрәт Әдһәмов чыгыш ясады. Чыгышлардан соң имамнарны нәзарәтнең халыкара бүлегенең яңа җитәкчесе белән таныштырдылар.
Шуны да өстәп әйтергә кирәк, ТР МДН Пленумы Васильево бистәсендә уздырылды. Шулай ук биредә имам-мөхтәсибләр өчен Россиянең танылган дин белгече Рәшит Исаев дини актуаль проблемаларга кагылышлы укулар үткәрә дип хәбәр итә "Думрт.ру".